Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшмәкәрләр ярдәмсез калмаячак

"Татфондбанк" һәм "Интехбанк" ның лицензиясен алу сәбәпле, зыян күрүчеләрне Хөкүмәт йортында кабул иттеләр. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков алар белән ябык ишекләр артында сөйләште. Шушы көннәрдә "Спурт банк" клиентлары да хафага төште. Эш шунда ки, әлеге финанс оешмасында кулга акча бирүне чикләү турындагы игъланнар пәйда булды.

Бу хакта рәсми сайтта да хәбәр иттеләр. Физик затларга исәп-хисап счетыннан кулга күп дигәндә 50 мең сум акча бирелә. Әлеге яңалык юридик затларга гына кагылмый. "Чикләү бер көнгә кертелде, алга таба җитәкчелек ни әйтсә, шулай булачак", - ди банк хезмәткәрләре.

Тик соңгы арада республика банклары тирәсендәге хәлләр халыкны тәмам пошаманга салды, "Спурт банк" клиентлары кассага чиратка тезелде. Кайбер мәгълүматларга караганда, төштән соң банкоматларда акча, гомумән, калмаган. Банк җитәкчелеге исә тынычланырга киңәш иткән. Бу - кредит оешмасы тирәсендәге мәгълүмати һөҗүм нәтиҗәсе, дип аңлатканнар. Әйтүләренә караганда, узган атнада кайберәүләр, "Спурт банк"ның лицензиясен алалар, дигән имеш-мимеш тараткан. Нәтиҗәдә кредит оешмасы клиентлары дәррәү кубып исәп-хисап счетындагы акчасын ала башлаган. Шуңа күрә чикләү керткәннәр дә инде.

Россия Үзәк Банкының беренче урынбасары Дмитрий Тулин Татарстанның банк тармагындагы вәзгыятьне канәгатьләнерлек дип белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр иткән. Рәис урынбасары сүзләренә караганда, банк тармагы республика хакимияте тарафыннан идарә ителә һәм контрольдә тотыла. Билгеле булганча, Татарстанда лицензияләре алынган банклардан зыян күргән юридик затларга ярдәм итү өчен ташламалы лизинг программасы гамәлгә керәчәк. Татарстан икътисад министры Артем Здунов әйтүенчә, ул кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа нигезендә теләсә нинди төрдәге мөлкәт өчен еллык сигез процент белән биш елга кадәр финанс арендасы каралган. Әлеге максатта республика 580 миллион сум акча бүлеп биргән. Программа эшмәкәр сатып алырга теләгән җиһаз өчен лизинг рәсмиләштерүдән гыйбарәт. Икенче юнәлеш - кире кайтарыла торган лизинг тәртибе. Соңгысы җиһаз сатып алырга өлгергән, әмма акчасы банкта эленеп калганлыктан, үз эшен дәвам итә алмаучылар өчен. Лизингка караган мөлкәтнең гомуми бәясе 10 миллион сумнан артмаска тиеш. Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков "Татфондбанк" һәм "Интехбанк"тан зыян күрүчеләр белән кабат очрашты. Очрашу барышында Илдар Шәфкать улы республика җитәкчеләренең "Татфондбанк"ның лицензиясен алу турындагы карарга шикаять белдермәячәген әйткән. "Моның нәтиҗәлелеген күрмибез", - дигән ул. Кичә Россия Үзәк Банкы рәсми сайтында Мәскәүдәге ике кредит оешмасы - "Сәүдә-шәһәр банкы" һәм "Икътисадый берлек банкы" лицензияләре алынуы мәгълүм булды.

Чаллыда да "Татфондбанк" һәм "Интехбанк"тан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан, шәһәр җитәкчелеге, эшмәкәрләр, пенсия фонды һәм салым инспекциясе вәкилләреннән торган штаб эшли. Анда юридик затларга документлар тутырырга, аларны тиешле урыннарга җибәрергә булышалар.

Сәүдә-сәнәгать палатасында узган чираттагы киңәшмәдә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев та катнашкан иде. Ул юридик затларның аренда өчен түләп "Татфондбанк" һәм "Интехбанк"та эләгеп калган акчаларының исәпкә алыначагын әйтте. Хакимнең бу сүзләрен әлеге киңәшмәгә ниндидер ярдәмгә өметләнеп эшмәкәрләр алкышларга күмделәр.

Дүшәмбе көнне Татарстан Югары суды Роберт Мусинны сак астында калдырды. Яклаучысы аңа өй аресты билгеләүне сораса да, суд бу үтенечне кире какты. Судта хөкемдар: "Апелляция инстанциясе суды Совет районы судының Мусинга карата сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырып, шикаять дәгъвасын канәгатьләндермәде", - дип белдергән. Исегезгә төшерәбез: «Татфондбанк»ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусин 16 апрельгә кадәр сак астында калды. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә" гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк» җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алган һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергән.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев