Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министр Фәрит Хәнифов Чулман елгасы аша күперне 4 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дә ачылыр дип вәгъдә итте

Инде бер атна шәһәрдәшләр Чаллы-Казан юлындагы бөкеләргә зарланып, социаль челтәрләрдә видеолар урнаштырдылар. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен Чаллыга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде. Ул Түбән Кама ГЭСы плотинасындагы җөй (шов) ремонты барышы белән танышты, эшчеләр белән штаб үткәрде.

Министр әйтүенчә, 28 августтан плотинада авария хәлендә булган җөйне ремонтлый башлыйлар. 
- Халыктан, республика җитәкчелегеннән кисәтүләр күп булды. Алар урынлы дип саныйм, чөнки эшләрне проектлаганда без әзерләнү характерындагы эшләрне исәпкә алырга тиеш идек. Алга таба мондый эшләр башкарганда без иртәнге һәм кичке пик-сәгатьләре вакытында транспорт хәрәкәт итсен өчен юлны 2-3 сәгатькә ачачакбыз. Тәүлек буе эшләгәч, артык зыян күрмәбез дип уйлыйм, - диде министр. 


Фәрит Мөдәрисович плотина 4 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дә ачылыр дип вәгъдә итте. Ә әлегә ул эшкә иртәрәк чыгарга, машиналар күп йөри башланганчы, ә инде бик кирәк булмаса, күпер аша хәрәкәт итүне иртәнге сәгать 9-10нан соң яисә төнлә оештырырга кирәк дип киңәш бирде. 
- Бу урын инде бер ел авария хәлендә иде. Без плотинаны яба алмадык, чөнки Нократ күперендә ремонт эшләре барды. Җәй беткәнче аны төзекләндерергә кирәк идк, кышка болай калдырырга куркыныч, - диде подряд оешмасының директоры Артем Капустин. – Төп эшләрне күпер астында, 25 метр биеклектә башкарырга туры килде. Без аларны тиз арада эшләп чыгарга тырыштык.  Җөй белән беррәттән күпернең буеннан буена чокырларны ремонтлау буенча эшләр дә башкарылды.
Ремонт инновацион технологияләр, югары сыйфатлы чимал кулланып башкарылды. Болар барысы да аны кыска вакытта тәмамларга ярдәм итә. Болай булмаса, ул 28 көнгә кадәр сузылырга мөмкин иде. 
Искәртеп үтәбез, плотинаның озынлыгы 1300 метр, моннан тәүлеккә 40 меңнән артык машина үтә. 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация