Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәләкәс фаҗигасендә гаепләнүче Тимурның әтисе: «Кайгылы көннәребездә авылдашларыбыз булмаса, нишләр идек?!» – ВИДЕО

Атна башында Чаллы янында урнашкан Мәләкәс авылында булган канлы вакыйга бөтен республика халкын тетрәндерде.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 25 яшьлек Тимур яшь кәләше Алсуны  һәм аның туганын пычак белән кадап үтерә. Аннары үзенә кул сала. Өч көн алда гына никахларын рәсмиләштерүне бәйрәм иткән парларны икесен янәшә җирләделәр.
Мәләкәс халкы бу фаҗигадә Тимурның гаепле булуына ышанмый. «Әнисеннән иртә калып, тырыш, итәгатьле булып үскән, җир җимертеп дөнья көткән егетнең яраткан хатынына кулы барыр микән?!» – ди алар. Прохоровларны җирләргә дә бөтен авыл, хәтта тирә-як халкы җыелды. Төпчек улын югалткан, авыр кайгыга дучар булган Радик Прохоров бүген безнең журналистлар аша Мәләкәс халкына тирән рәхмәтләрен җиткерде.
– Әгәр авылдашларым хәсрәтле вакытыбызда иңнәрен куймасалар, Тимурыбызның гаепсез булуына ышанмасалар, бу кайгыны күтәрә алмас идек! – диде ул.

Резидә Юсупова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация