Җәй көннәрендә рационны үзгәртергә кирәкме?
Бу һәм башка сорауларга дөрес туклану белгече Чулпан Мөслихова җавап бирә.
Җәй җитү белән күпләр туклану гадәтләрен үзгәртергә кирәкме, эсседә нәрсә ашау файдалырак, ә нәрсәдән вакытлыча баш тарту хәерлерәк икәнлеге турында уйлана башлый. Рационнан итне төшереп калдырыргамы, күпме су эчәргә, җиләк-җимеш кенә ашап йөрергә ярыймы? Бу һәм башка сорауларга дөрес туклану белгече Чулпан Мөслихова җавап бирә.
Ни өчен җәен туклануга игътибар итәргә кирәк?
Безнең организм календарьдә июль ае җитте дип кенә яңа төр туклануны сорамый. Аңа элеккечә үк аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар һәм минераллар кирәк. Ләкин сезонга карап организмның кайбер ихтыяҗлары, чыннан да, үзгәрә.
Аппетит кимү: Күбебез җәйге эссе көннәрдә азрак ашыйсы килүен сизә. Бу организмның нормаль реакциясе, чөнки югары температура аппетитны киметә.
Термогенез: Ашкайнату процессында җылылык бүленеп чыга. Бигрәк тә калорияле ризыкларны, терлек аксымнарын (мәсәлән, ит) эшкәрткәндә, җылылык күбрәк бүленә. Эссе көннәрдә артык җылылык организмга кызу белән көрәшергә комачаулаячак. Шуңа баш мие аппетитны киметергә һәм кан әйләнешен эчке органнарга түгел, тирегә таба көчәйтергә сигнал бирә. Шулай итеп организм эссе белән «көрәшә». Шуңа күрә организм катлаулы, аеруча җылы, майлы, итле ризыкларны җәен кимрәк «сорый».
Нәрсәгә өстенлек бирергә?
Җиңел аксымнар:
Иттән баш тартырга кирәкми, аксым организмга елның теләсә кайсы вакытында кирәк. Ләкин җәен җиңелрәк аксым чыганакларын сайларга киңәш итәм: балык, кош ите, йомырка, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары (кефир, катык, эремчек).
Сезонлы яшелчәләр:
Җәен яшелчә ашыйсы килү теләге бермә-бер арта, һәм бу бик дөрес. Алар берьюлы берничә мәсьәләне хәл итә:
- Күп күләмдә су бар – сусауны баса.
- Клетчаткага бай.
- Витаминнар, минераллар һәм антиоксидантлар чыганагы.
Яшелчәләрне төрлечә ашарга була: салат ясарга, төнәтергә, парда пешерергә, пюре-ашлар итеп. Эссе көннәрдә яшелчәләр һәм аксымнан әзерләнгән пюре-ашлар организм өчен бик файдалы.
Җиләк-җимеш:
Җитешкән мәлендә алар аеруча файдалы һәм тәмле була. Ләкин баланслы туклану турында онытмагыз. Өстәлегез җиләк-җимешләрдән сыгылып торса да, алар белән тулы көндәлек ашауны алмаштырмагыз. Әгәр көн буе бары тик карбыз, чия яки персик кына ашасаң, организм аксым, файдалы майлар һәм берничә мөһим микроэлементны тулысынча ала алмаячак. Җиләк-җимешләрне баланслы рационга өстәмә буларак кабул итү яхшырак. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы көн саен ким дигәндә 400-500 г тирәсе яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.
Су режимы – җәйнең төп кагыйдәсе!
Җәен, чыннан да, сыеклыкка ихтыяҗ арта, әмма газлы сулардан, алкогольле эчемлекләрдән, кәһвәдән баш тартыгыз. Аеруча эссе челләдә! Өстенлекне чиста суга бирегез. Көн дәвамында 1 кг авырлыкка 30 мл-дан исәпләп сыеклык эчегез.
Артык тирләгән көннәрдә газын чыгарып, йотымлап магний, калийга бай булган минераль суларны (дәвалау өчен кулланыла торганнары түгел!) да өстәгез. Тир белән бергә без электролитларны (калий һәм натрий) югалтабыз. Аларны баланста тоту өчен минераль сулар ярдәм итә.
Су режимына өлкәннәр аеруча игътибарлы булырга тиеш. Аларда сусауны сиземләү бозыла, алар еш кына су эчәргә оныталар. Шуңа күрә аларга үзләре белән су йөртергә һәм вакыт-вакыт, эчәсе килмәсә дә, кечкенә йотымнар ясарга киңәш ителә.
Сыеклык җитмәү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мисал өчен, йөрәк-кан әйләнеше бозыла, көзән җыера, күп кенә кешеләр шешенә. Шуңа күрә үзегезгә тиешле сыеклыкны эчәргә тырышыгыз.
Әгәр артык шешенсәгез, Сасси суы, шикәр кушмый гына ясалган мүк җиләге морслары, яшел чәй, райхан (базилик) һәм бөтнек кушып өйдә ясалган лимонад, әйран ярдәмгә килә ала.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: җәйге рацион җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, сезонлы яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә бай, төрле, баланслы булырга, ә су режимы һәрвакыт сакланырга тиеш. Җәен безнең төп бурыч — «азрак ашау» түгел, ә организмга эсселек белән җиңелрәк көрәшергә ярдәм итү, барлык кирәкле туклыклы матдәләрне саклап калу һәм организмны витаминнар, минераллар белән баету. Истә тотыгыз: сәламәтлек баланска нигезләнә!
Фото ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев