БСМПда зур проектлар тормышка ашырылачак
Бу хакта учреждениенең телеграмм каналы хәбәр итте.
Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә эшлекле визит белән ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев килде. Биредә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов, БСМПның баш табиб вазифасын башкаручы Роман Джумабаев катнашты.
Киңәшәмәдә ике яңа проектны тәкъдим иттеләр. Бу авыруларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк.
Бер бүлмәдә берфотонлы компьютер тамографиясе (ОФЭКТ) җиһазы куелачак. ОФЭКТ КТ яман шеш, йөрәк-кан тамырлары, эндокринология авыруларын молекуляр дәрәҗәдә вакытта ук ачыкларга ярдәм итә.
Элеккеге терапия бүлеген исә тулысынча органнар күчереп утырткан авырулар өчен җиһазландырачаклар. Әлеге бүлек мондый авырулар үзләрен уңайлы хис итеп, медицина ярдәмен тулы күләмдә алсыннар өчен заманча итеп яңартылачак. Министр булачак бүлекнең уңайлы урында урнашуын билгеләп үтте. Ул кардиореанимация һәм операция блогы янәшәсендә булачак.
Фото БСМПның телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев