Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллы табиблары 41 яшьлек хатын-кызны үлемнән коткарып калды

Шәһәрдәшебезнең башына кан сауган булган.

Р.Акчурин исемендәге Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары аневризм нәтиҗәсендә башына кан сауган хатын-кызны үлемнән коткардылар.
Шәһәрдәшебез хәле начарланып подъездда егыла. Күрешләре аны торгызып фатирына кертәләр. Ире тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыра.

– Бар нәрсәне тиз эшләргә кирәк иде, кан басымы югары булу сәбәпле (тонометрның өске саннары 300!)  пациентның хәле начарланды. Нейрохируглар, реаниматологлар, рентгенэндоваскуляр хирурглардан торган мультидисциплинар бригда тупладык, – дип искә ала Чаллының штаттан тыш реаниматологы Васил Фазылов. 

Нейрохирург Илшат Гайсин әйтүенчә, яңадан кан саву булмасын өчен микроскоп астында аневризма муенсасына махсус клипса куялар. Операциядән соң, пациент реаниамция бүлегендә интенсив терапия уза. 
Вераның хәле тотрыклангач, сәламәтлегенә яңа куркыныч яный: баш мие тамырларында спазм килеп чыгарга мөмкинлеге ачыклана. Артерияләр кысылу сәбәпле, нерв клеткаларында кан әйләнеше бозыла. Тукландырусыз алар «үләргә» мөмкин. Ә Верга инвалидлык яисә үлем яный. 
Бу хәлне булдырмас өчен БСМП рентгенхирурглары химиангиопластика – баш миенең кысылган артерияләрен дару белән киңәйтү процедурасы үткәрергә карар кылалар. 

«Рентген контроле астында микрокатетер аша баш миенең зарарланган участогына дару препараты керттек. Бу сосудны миллиметрлап киңәйтеп, кан әйләнешен тиешенчә кайтарырга һәм баш мие тукымаларын кислород белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», – ди рентгенэндоваскуляр хирург Дмитрий Ядыков.

БСМП табиблары командасының тырышлыгы нәтиҗәсендә күпбалалы әнинең гомере сакланып калды. Аңа катлаулы неврологик өзлегүләрсез тернәкләнү шансы да бирелде. 

Сүз уңаеннан, БСМПда Вераның икенче туган көне булды. 5 мартта аңа 42 яшь тулды. Инсульттан соң 4 атнадан ул үзен яхшы хис итә: сөйләме кайта, мөстәкыйль рәвештә ашый, хәрәкәтләнә. 

Туганнары да аның тиз арада тернәкләнүен билгеләп үтте. «Ул – безнең көрәшче! Верабызның гомерен саклап калган алтын куллы табибларга», – диләр алар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Сәламәтлек саклау чир