Чаллы табиблары робот ярдәмендә авыруның йөрәген эшләтеп җибәргәннәр
Хәзер ир-ат үзен яхшы хис итә.
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары йөрәге туктаган 62 яшьлек Менделеевск кешесен тормышка кайтарды.
БСМПның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир-атны клиник үлем хәлендә хастаханәгә китергәннәр – аның коронар артериясе тыгылып, миокард инфаркты булган.
Реанимация 65 минут дәвам иткән. Табиблар күкрәк читлегенә өзлексез компрессияләр ясаучы Lucas 3 робот-реаниматологын кулланган. Реанимацияне вакытында башлау һәм тотрыклы компрессияләр нәтиҗәсендә баш мие гипоксиясен булдырмый калганнар.
Йөрәкне эшләтеп җибәргәннән соң пациентны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына һәм йөрәк эшен вакытлыча алмаштырган ЭКМО системасына тоташтырганнар. Аннары рентгенхирурглар тыгылган артерияләргә операция ясаган.
Ир-ат реанимациядә 300 сәгать булган шуның бер атнасы – ЭКМО системасына тоташкан хәлдә. Йөрәк, баш мие һәм башка мөһим органнарның функцияләрен торгызу өчен нәкъ менә шулкадәр вакыт кирәк булган. Хәле тотрыкланганнан соң ир-атны кардиология бүлегенә күчергәннәр. 3 январьдә пациентны өенә чыгарганнар, ул якыннары янында дәвалану курсын дәвам итә.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев