Чаллы табиблары хатын-кызның битен 30 кыйпылчыктан җыйган
Аны күршесе кыйнаган иде.
Зяб бистәсенең 17А йортында булган коточкыч фаҗига бөтен Чаллыны тетрәндергән иде. Каты музыкага түзә алмаган ир-ат төнге сәгать икедә күршесеннән музыканы туктатуын сорый. Ачуы чыккан ир-ат аның күкрәгенә пычак кадый. Нәтиҗәдә ир-ат вафат була.
Иренә ярдәм итәргә чыккан Юлия Шәрипованы да күршесе бик каты кыйный, башына аяклары белән типкәли. Хатын-кыз аңын югалткач кына туктый.
Хатынны ашыгыч ярдәм хезмәте 5нче шәһәр хастаханәсенә алып бара.

«Без коточкыч кыйналуның нәтиҗәсен күрдек. Ханымның бит склетындагы вак сөякләре сынган иде», – ди бит-казналык хирургиясе бүлеге мөдире Баин Демкин.
Консилиумда симульт (бермоментлы) операция ясау турында карар кабул ителә. Тиз арада баш склетындагы бит кыйпылчыкларының төгәл рәсеме белән склетның 3D-моделен ясарга туры килә. Бу шәхси титан пластина әзерләү өчен кирәк була.
Ярдәмгә теш дәвалау клиникасының теш технигы Илдар Мәүлетов килә. Ул баш склетының моделен һәм пластиналарны ясый.

«Операция 5 сәгать барды, – ди Баин Демкин. – Пластиналарны кую өчен без битнең яралы җирләренә зыян салмаска тырыштык. Без бит, авыз куышлыгы, борын тоемлавы өчен җавап бирә торган «тройничный» нервны да саклап калдык».
Алексей Бубякин әйтүенчә, авыруга борын формасын һәм борын аша сулыш алуны кире кайтару элементлары белән септопластика ясалган. Хәзер пациент Фәния Басыйрова җитәкчелегендәге физиотерапея бүлегендә тернәкләнү курслары уза.
Юлия Шәрипова табиб һәм шәфкать туташларына катлаулы хезмәтләре һәм авыруларга игътибарлы булулары өчен рәхмәтле.
Фотолар 5нче шәһәр хастаханәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев