Чаллы хастаханәсендә яңа төр тикшеренү гамәлгә керде
Ул нәрсәгә ярдәм итә?
Ренат Акчурин исемендәге Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә яңа төр тикшерүне гамәлгә керттеләр. Бу тромбоцитларның активлыгын үлчәү һәм дезагергантларга мониторинг ясау.
Дезагрегантлар – кан палстинкаларының ябышуына һәм тромб барлыкка килүгә каршы торучы дару препарталары. Алар йөрәк-кан тамырлары авыруларын, атеросклерозны дәвалауда һәм операциядән соң кулланыла.
Кан плазмасын яңача тикшерү табибларга кыска вакыт эчендә төрле төркемдәге пациентларда тромбоз килеп чыгу яисә кан агу рискын билгеләргә һәм бәяләргә ярдәм итә.
Аның ярдәмендә терапияне корректлаштырып һәм тромбоцитапатияне тикшереп була.
Бу бүгенге көндә уникаль чара дип бәяләнә.
Анализда тромобцитларның функциясе бозылуны тикшерүнең «алтын» стандарты – оптик агрегометрия методы кулланыла.
БСМП табиблары куллана торган анализаторның аналогы юк. Аның ярдәмендә йөрәк-кан тамырлары авырулары рискын ачыклау җиңел, авыруга дәвалау билгеләү нәтиҗәле.
Анализ 4 сәгать эчендә әзер була.
Фото БСМПның телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев