Табибларның эш графигы нинди?
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көнендә республика халкы ял итә. Әмма сәламәтлек саклау учреждениеләре бу көнне махсус график буенча эшли. Әйтик бәйрәм көнендә диспансеризация үтәргә мөмкин. «Бу – сәламәтлекне контрольдә тотуның һәм куркыныч чирләрне вакытында ачыклауның гади ысулы», – диләр табиблар. 6 ноябрьдә дежурда торучы участок табиблары 8-16 сәгатьләрдә авыруларны кабул итә. Табибны 8-15 сәгатьтә өйгә чакырып була.
Нет комментариев