Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Диспансерлаштыруда яңалыклар бар

Табиблар киңәш бирә.

Л.Ганиева исемендәге 4нче поликлиника табибы Гөлсәрия Миңнеханова быел диспансеризация узу процедурасындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
– Быел атеросклероз авыруын профилактикалау өчен 40 яшь тулмаган кешеләрнең липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерелә.  21-49 яшьлек хатын-кызлар биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шеше килеп чыгу ихтималына тәэсир итә торган папиллома вирусы булу-булмауны тикшерә торган тест үтә ала.  Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләре ярдәмендә диспансеризация уза ала, – диде ул. 
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елда диспансеризация узганда республика халыкныда 100 меңнән артык төрле авыру табылган. Якынча һәр унынчы кешедә теге яки бу авыру үсеше куркынычы зур булу ачыкланган.
Исегезгә төшерәбез диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында бушлай үткәрелә. 
Табиб әйтүенчә, тикшерү узу ешлыгы яшькә карап билгеләнә. 18 - 39 яшькә кадәр гражданнар өч елга бер тапкыр диспансеризация уза, ә 40 яшьтән узганнар ел саен тикшерелә. 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган кешеләр диспансеризация узарга  тиеш. 
Диспансеризация кысаларында  буй озынлыгын, тән авырлыгын, кан басымын үлчәнә, кан анализлары тапшырыла, флюорография һәм эхокардиография үткәрелә. 
Диспансеризация вакытында йөрәк- кан тамырлары авырулары да ачыклан. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәрнең штаттан тыш баш неврологы Юлия Мөхәммәдиева сөйләде. 
– Диспансеризация үткәндә һәр пациент ЭКГ үтә. Ул йөрәк ритмын бозылуны ачыкларга булыша. Йөрәк эшчәнлегендә кимчелекләр ачыкланган очракта кеше терапевт яисә кардиологка җибәрелә. Белгеч авыруга йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен препаратлар билгелеи. Дарулар һәр авыруга шәхси якын килеп сайлана. 
Даруларны даими кулланган кешеләрдә дә инсульт яисә  булырга мөмкин. Әмма кагыйдә буларак ул җиңелрәк уза. Авыр очракларда кешене яңадан сөйләшергә, йөререгә, ашарга һәм эчәргә өйрәтергә кирәк булачак. Невролог әйтүенчә, профилактика өчен даруларны эчкән кешеләрдә гадәттә инсультның авыр очраклары булмый.

Татарстанда «Сәламәтлек»  илкүләм проекты тормышка ашырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли проектлар диспансеризация Сәламәтлек саклау чир «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары