Энҗе Фәтхиева, блогер: «12 килограммга ябыктым»
Нинди ысул белән?
Блогер Энҗе Фәтхиева: « Мин интерваллап ач тору ысулы белән 12 кг-га ябыктым. Көнгә ике тапкыр ашадым һәм дөрес тукландым. Иртәнге аш – сәгать унда, икенче ашау – кичке биш белән алтылар арасында иде. Организм 16 сәгать ач торырга тиеш. Интернет челтәрендә 16/8 дип аталган диета турында бик күп язылган. Әле дә интерваллап ач торам, углеводлар ашамаска тырышам. Болай туклануга организм бик тиз ияләшә. Ябыккач тире асылынып тормас өчен абдоминопластик операция ясаттым. Артык авырлык булмагач, әлбәттә, рәхәт, үземә дә ныграк ошыйм. Энергиям артуга ул тәэсир итмәгәндер, монысы күбрәк организмдагы витаминнарга бәйледер».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев