Республика клиник хасханәсендә уникаль операция.
Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекологлары Казанда яшәүче бер хатын-кыздан 20 × 20 см зурлыгындагы миома алган. Шеш бик зур булуга карамастан, табиблар хатын-кызның аналыгын саклап калган. «Әлеге бик катлаулы операцияне акушер-гинеколог Ландыш Данилова һәм гинекология бүлеге мөдире Зөлхәбирә Фатыйхова ясаган», – дип хәбәр итә РКБның матбугат хезмәте.
Нет комментариев