Федераль бюджетка Чаллыдан күпме салым керүе билгеле булды
Яңалыклар тасмасы

Федераль бюджетка Чаллыдан күпме салым керүе билгеле булды

Ул 79 млрд сум тәшкил итә.

Агымдагы елның 9 аенда Чаллы бюджетына 7,5 млрд сум салым керде. Республика казнасына – 27,7 млрд, федераль казнага 79 млрд сум җибәрелде. Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.
«Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты табышка һәм УСН салымнарыннан формалаша. 35 млрд сумның 20 млрды табышка салымнан керә. Без беркайчан да дотация төбәге булмадык. Шәһәргә барлык салымнарның 10 проценттан кимрәге кала. Шуңа шәһәрне тәртиптә тотарга, социаль бурычларны үтәргә кирәк», – дип искәртте Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 
 


салымнар

Нет комментариев