Йөкле хатын-кызлар 50 мең сумлык тикшерүне бушлай үтә ала
Тагын нинди үзгәрешләр бар?
Россиядә йөкле хатыннар өчен кыйммәтле тикшеренү : генетик патологияләрне бушлай.
Табиблар инвазиф булмаган пренаталь тест Даун, Эдвардс, Патау синдромнарын һәм яралгының башка аномалияләрен ачыклый. Моңа кадәр әлеге тикшеренү 20 меңнән 50 мең сумга кадәр төшә иде.
Быелдан мәҗбүри медицина иминияте буенча бу анализны бушлай тапшырып була.
Моннан тыш, 21-49 яшьлек хатын-кызлар хәзер шулай ук медицина полисы буенча кеше папилломасы вирусына (ВПЧ) тикшерелә аоа. Анализ аналык муенсасындагы яман шешне ачыкларга ярдәм итә. Әгәр тест уңай нәтиҗә күрсәтсә, онкоцитология ясыйлар.
Ә 2027 елдан кеше папилломасы вирусыннан бушлай вакцина ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев