Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Кайсы очракларда кичекмәстән табибка күренергә кирәк

Белә идегезме?

«Российская газета» хәбәр итүенчә, күптән түгел узган «Сәламәт җәмгыять»  форумында илнең иң яхшы табиблары авыруларны кисәтү, ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләшкәннәр.
Анда кешенең үзеннән бик күп нәрсә торуын  искәрткәннәр. Һәркайсыбыз  сәламәтлеген саклауны кайгырту гына түгел, организмындагы үзгәрешләрне дә вакытында «тотып» алырга тиеш. «Үтәр әле» дип, чирнең беренче билгеләренә игътибарсыз калдырырга ярамый, дип искәрткәннәр. 
Белгечләр түбәндәге очракларда кичекмәстән табибка күренергә киңәш иткәннәр:
1. Тән тиресендәге миңнең үзгәрүе яки башкасының пәйда булып, тиз үсүе.  Миңнең бик  нык кабарып торуы, зурлыгы, кырыйларының тигезсез булуы сагайтырга тиеш. Иң элек дерматологка күренергә кирәк. Табиб, тән тиресендә яман шешкә шиге төшсә, онкологка тикшеренергә юллама бирәчәк. 
2. Сәбәпсез тән температурасының күтәрелүе организмдагы яшерен ялкынсыну турында сөйли.
3. Диета тотмаган, ябыгырга ниятләп, ашауны киметмәгән килеш ярты ел эчендә гәүдә авырлыгын 5 процентка һәм күбрәк югалту да – онкология авыруы билгеләреннән берсе булырга мөмкин.
4. Кинәт хәлсезләнү, бит, кул-аяклар ою. Сак булыгыз: тромб барлыкка килү, инсульт килеп чыгу куркынычы бар.
5. Башның  кинәт кенә гадәттәгедән бик көчле авыртуы. Бу да –  җитди чир билгесе.
6. Тыныч кына утырып торганда яки аз гына хәрәкәтләнгәндә дә сулыш кысылса йөрәк һәм үпкәне тикшертергә кирәк.
7. Күкрәк читлегендә, корсакта, җилкәдә бетми торган, гадәти булмаган авырту.
8. Какрыкта, сидек, тизәктә кан эзләре пәйда булу, хатын-кызларда күрем арасында яки менопауза вакытында кан килү. 
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир