Үт куыгындагы ташны авыз аша чыгарганнар
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә уникаль операция ясадылар.
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә холедохолитиаз диагнозы белән китерелгән 40 яшьлек пациентка уникаль операция ясадылар.
Пациент сүзләренчә, башта ул поликлиникага УЗИ тикшерүенә килә, аннары хирургка җибәрелә. Табиблар үт юлындагы ташның шактый зур булуын ачыклап, аны кичекмәстән алырга кирәклеген искәртә. Шуннан соң хатын-кыз БСМПга озатыла. Икенче көнне аңа операция ясыйлар.
«Миңа ташны эндоскоп ярдәмендә алачакларын аңлаттылар. Барысы да тиз узды: анестезия ясагач, йокыга киттем, уянганда инде авырту юк иде. Табибларга бик рәхмәтлемен», – ди пациент.
Эндоскопия бүлеге мөдире Евгений Малинин белдергәнчә, әлеге очракта ташның зурлыгы 3 сантиметрга кадәр җиткән. Бу бик сирәк күренеш санала.
«Мондый зур ташлар эреми, шуңа күрә аларны кичекмәстән алырга кирәк. Үт юлы тулысынча ябылу үлемгә китерергә дә мөмкин. Без процедураны пациент өчен мөмкин кадәр җиңел үткәрергә тырыштык», – ди ул.
Ташны эндоскоп ярдәмендә, авыз аша кереп алалар. Моның өчен табиблар үт юлын киңәйтүче стентлар һәм ташны эләктереп чыгару өчен махсус кәрҗин кулланалар. Операция рентген һәм видеокүзәтү астында башкарыла.
«Рентген ярдәмендә ташның урнашуын һәм үлчәмен билгеләдек. Эндоскоп камерасы аша аны чыгару барышын күзәтеп бардык», – ди белгеч.
Пациентка операциядән соң өченче тәүлектә инде өенә кайтырга рөхсәт ителә.
(Чаллының Ашыгыч ярдәм хастаханәсе матбугат хезмәте фотосы)
Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев