Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Хатлар яздым утырып

Ялгышларымны оныкларым кабатламасын иде

Гафу үтенә дә белергә кирәк.

Шәһәрдәшебез, эшмәкәр Алия Ганиева үз телеграм-каналында бабасы Сәим Яхинның (2017 елда вафат булган) оныкларына язып калдырган истәлекләре белән уртаклашты. Газета укучыларыбызны шул кызыклы язмадан өзекләр белән таныштырабыз.
Инде 70 яшькә җиткәч, узган гомерне барлап искә төшереп утырсам, гел генә үкенечле мизгелләр, әллә инде гел генә ялгышлардан торган тормыш юллары искә төшәләр. Аларның күбесе кечкенәдән дөрес, матур гадәтләргә өйрәнмәүдән килсә, ә байтагы яшәү дәверендә җибәрелгән ялгышлар... 
Менә бер кимчелек – бу оялчанлык. Һич тә оялып торырга кирәкмәс җирдә оялып (мөгаен, кыюлык җитмәү, дияргә кирәк), мескенләнеп яшәлде. Ә бит мине бу очракта да тәрбияләргә, өйрәтергә кирәк иде. Кешеләрнең күзенә карап, тавышны горур яңгыратып үз фикереңне әйтеп бирә белү сәләте булдыру... Моны, бәлки, оялчанлык, дип тә түгел, ә бертөрле читенсенү, дип атау дөресрәк булыр. Әйтик, миңа берәү яхшылык эшләде, ди. Мин аңа ике-өч тапкыр рәхмәтләр әйтеп: «Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, исән-сау яшә» – дип әйтәсе урынга, бу хәтле «төчеләнү» ярамас, дип уйлап, авыз эченнән генә ык-мык килеп куям. Иң күп, дигәндә, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Рәхмәт», – димен. Ә җиренә җиткереп әйтергә «читенсенәм». Ә бит миңа яхшылык эшләгән (яки бүләк, күчтәнәч биргән) кеше бу рәхмәтләрдән, матур теләкләрдән ничек зур канәгатьләнү тойгылары кичерер иде, хәтта тагын да зуррак яхшылык эшлисе килә башлар иде бит!
Алга таба әһәмияткә ия булган ялгышларның чираттагысы – гафу үтенү өлкәсендә булыр. Мин гомер буена (соңгы елларымны искә алмаганда, билгеле) матур итеп рәхмәт әйтә белмәгән кебек, бик кирәк моментларда да әйбәтләп, кеше күңеле булырлык итеп гафу үтенә белмәдем. Ә бит  түбәнчелек белән (тәкәбберлегеңне кесәңә тыгып куеп) гафу үтенсәң, синең теләсә кайсы (теләсә кайсы диярлек) гаебеңне дә гафу итәләр. Кеше күңеле шулай яратылган. 
Шул ук вакытта әйтәсем килә гафу итү турында да. Акыл ияләре «Гафу итә белү әдәпле кешенең яхшы сыйфатларының иң бөеге» дигән.  Ә мин кешегә булган юк кына берәр рәнҗешемне (ачуымны) оныта алмыйча, эчтә бер чир итеп саклап йөри идем. Бу халәттә күңел күтәренкелеге белән яшәп булмый бит инде. 
Кечкенә мисал китерәм: күптән (30-40 яшьләрдә) автобуста бер бик чиста даманың аягына ялгыш баскан идем, чөнки тыгын, кеше күп. Ул мине юл буе сүкте, туфлине пычратты, тупас,  надан һ.б.  дип. Ә менә узган атнада гына шундый даманың аягына пычрак аягым белән бастым да шундук янына ук барып: «Простите, пожалуйста, это ведь получилось из-за тесноты, нечаянно», – дигәнгә ул: «Борчылмагыз, аңлыйм инде», – диде. Зуррак мисал: бер кешене бер гаебе өчен райком бюросында карыйлар. Тәкъдим – «шәхси карточкасына теркәлә торган катгый шелтә». Аңа соңгы сүз бирелә, ул әйтә: «Бер мин генә мени андый хаталанучы, андыйлар күп инде», – ди.. Шунда ул әйтсә: «Иптәшләр, хөрмәтле беренче секретарь. Сүз дә юк, мин гаепле, шуңа күрә гафу үтенәм. Шул ук вакытта сезнең мәрхәмәтле булуыгызга өмет итәм, минем язмышым сезнең кулларда», – дисә, аны бертавыштан гафу итәләр иде. Ә хәзер бу кешегә алга таба әйбәт карьера ясау өчен теге «строгач» киртә булды, ул югарыга үтмәде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар