Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакча җиләген тукландырыр вакыт

Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина киңәшләре.

- Сүзем бакча җиләге – «Виктория» турында булыр. Хәзер аны тукландыра торган вакыт. Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була.

Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Моның өчен растворны болай әзерлибез: 10 литрлы чиләк суга 0,5 чәй калагы бор кислотасы (кайнар суда эретеп салабыз), 0,5 чәй калагыннан да кимрәк итеп марганцовка, 15 тамчы йод, 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып  болгатабыз.

Әйбәтләп болгаткач, дымлы җиләк төпләренә 0,4 литр шушы катнашманы салып чыгабыз. Бу раствор җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә. Җиләк уңышын бермә-бер арттыра. Шуның өстенә көл сибеп куйсагыз, тагын да әйбәт була.

Иренмичә шушыны эшләп сипсәгез, быел викториягә башка берни дә сибәсе булмый! – ди Рәмзия ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев