Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма рецепты

«Әлеге җәй күчтәнәче яман шеш, катаракта, глаукома, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен файдалы», - ди белгечләр.

Хәзер бакча җиләге өлгергән вакыт. Кайнатманы да төрлечә ясап карыйсы килә. Бу вареньены кайнатмыйча да ясап, туңдыргычта сакларга, шулай ук кайнатып та ясарга була.

Җиләкләрне чистартырга, юарга кирәк. 

Кайнатма өчен 2 кг җиләк, 2 кг шикәр комы (җиләкнең баллылыгына карап азрак яки күбрәк салырга мөмкин) кирәк була.

1 кг җиләкне блендер белән вакларга яки изәргә, ә икенче килосын телемләп, калынрак итеп турарга. Икесен берләштереп, шикәр комы белән болгатып куярга. Ара-тирә болгатып торырга, шикәре эреп беткәч, сүрән утта 20 минут кайнатып алырга һәм, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга мөмкин. Шулай ук кайнатмыйча гына банкаларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт