Бакчада мүлчәләү ысулын кулланасызмы?
Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина мүлчә турында язып җибәрде.
– Мүлчәләү ул – үсентеләр төбенә үлән, салам түшәү була. Нәрсә өчен кирәк ул дисезме?! Мүлчә дым саклый, үсентеләрнең тамырлары эсседә тилмереп утырмый! Шунлыктан яшелчә, җиләк-җимеш уңышы да бермә-бер арта. Мүлчә өчен кемдер махсус салам, печән әзерли. Без газоннан чыбып алган үләнне яшел килеш түшәп куябыз. Үлән дә исраф булмый. Барыбер аны тавык та яратмый.
Газон дигәннән, без бакчада газон үстермибез. Газонны карлыган, алмагач, чия төпләренә чәчәбез. Чүп үсмәскә, матур да, чиста да, файдалы да газонның “спортивный” дигән сорты әйбәт. Моннан тыш ул кыска булып үсә торган төр булып санала, – дип үз киңәшләрен бирә Рәмзия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев