Бәрхет чәчәк корткычларга каршы көрәшә
Безнең бакча

Бәрхет чәчәк корткычларга каршы көрәшә

Бәрхет чәчәкне яратмаучылар юктыр. Тәрбиягә таләпчән түгел. Җәй буе кызгылт-сары шарчыклар бакчаны бизәп тора.

Өстәвенә, бәрхет чәчәкне корткычларга каршы да файдаланырга мөмкин. 

* Бәрхет чәчәкне бәрәңге, помидор, суган тирәсенә утыртыгыз. Ул иң куркыныч корткычны – нематоданы үтерә. 

* Бәрхет чәчәкне кәбестә янына утыртсагыз, кәбестә корты күбәләге бакчагызны әйләнеп узар. 

* Роза, флокс, гладиолус һәм башка чәчәкләрне нематодтан саклау өчен тирәсендә бәрхет чәчәк утырталар. 

/ Фото Татар информ сайтыннан
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев