Чалмабашны язын күчерергә ярыймы?
Безнең бакча

Чалмабашны язын күчерергә ярыймы?

Чалмабашны (пион) язын күчерергә киңәш ителми.

Ул иртә язда ук шытып чыга, күчергәндә, аның шытымнары зарарланырга мөмкин. Нәтиҗәдә үсемлек, җәй буе чирләп, ул елны чәчәк атмаячак. Чалмабашны көз башында, әле яңгырлар башланмаган вакытта күчерергә кирәк. Ул, кышка кадәр яңа урынына ияләнеп, киләсе язга мул итеп чәчәк атачак.

Чалмабаш иртәнге кояшны ярата, аны бакчаның көнчыгыш ягына утыртырга тырышыгыз.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев