Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Язын розаларны кисәргәме?

Формалаштыру, яңарту өчен, яз саен розаларны кисеп торырга кирәк. Моны кыраулар куркынычы беткәч, әмма бөреләр ачылганчы эшләргә кирәк.

 Вакытында киссәң, розалар купшырак чәчәк ата, яшәреп китә. Кыраулар беткәнче кисү, киресенчә, чәчәк атуын тоткарлый. Кисәргә соңга калганда, чәчәк тиешенчә үсә алмый.

Әгәр роза куагы кышны начар чыккан, ботаклары бик аз калган икән, аларны төбеннән үк кисмиләр, исән калган урынына кадәр кыскарталар гына. Ботакны бөредән 5-8 мм өстәнрәк үткен пычак белән кыйгачлап кисәргә кирәк. 
Ботакларның киселгән урыннарына бакча сумаласы сыларга онытмагыз. Розаларны чиргә бирешүдән саклау өчен 1 процентлы (10 л суга 100 г исәбеннән кушып ясалган) бакыр купоросы яки 1 процентлы бордос сыекчасы сиптереп эшкәртәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев