Кыяр яхшы үссен дисәң
Кыяр кайбер таләпләрне үтәмәгәндә, уңыш бирергә теләми.
– Кыяр өчен нейтраль реакцияле (РН, 6,5-7,0), черемәгә бай туфрак яхшы.
– Кыяр үрмәләп үсә башлаганчы, төбен 3-5 см калынлыкта торф белән мүлчәләргә һәм даими су сибәргә кирәк.
– Кыярны куе утыртмагыз. Саргайган яфракларын өзеп торырга кирәк, болай аның арасына яктылык яхшырак керә.
– ККыяр үтәли җилне, температураның кискен үзгәрешләрен яратмый.
– Сабакта кыярны зур итеп үстермәгез. Сабактагы картайган бер кыяр калганнарының үсешен тоткарлый.
– Кыярны суны кичтән сипмәгез. Бу аның чирләргә бирешү куркынычын арттыра. Аңа көннең беренче яртысында җылы су гына сибәргә кирәк.
Фото: https://www.pexels.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев