Помидорлар сусыл, итләч булсын дисәгез...
Безнең бакча

Помидорлар сусыл, итләч булсын дисәгез...

Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина киңәшләре.

Помидорлар итләч, баллы, күп булсын өчен бу ысул белән тукландыру яхшы.

«5 литр кайнап чыккан (кайнар килеш) суга 3 стакан көл, 1 чәй калагы бор кислотасы, бераз суынгач, 20 мл йод салып болгатабыз. Бер тәүлек тотабыз. Бу әзер ашламаны сөзеп 10/1 исәбеннән (10 литр су/ 1 литр ашлама) су белән кушып, һәр төпкә 0,5 литр сибәбез. Алдан яхшылап су сибәргә дә онытмагыз», – дип өйрәтә бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев