Помидорны тизрәк өлгертү өчен нишләргә?
Киңәшләр.
• Томатларга даими рәвештә, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Аны куак төбенә, тамыр астына салырга кирәк, яфракларына тидермәскә тырышыгыз. Шулай ук сезонга ике-өч мәртәбә булса да томатларның төбен йомшарту мөһим.
• Помидорларның өлгерүен тизләтү өчен июль азагында калган барлык вак ян үсентеләрне алалар һәм ботаклардагы үсеш очларын йолкыйлар, томатлар барлыкка килгән чәчәкле ботаклар астында гына ике-өч яфрак калдыралар.
• Тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша. 1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибәргә була.
• Томатны бәрәңге түтәленнән ераграк утыртырга кирәк, ул барлык вегетация чорында фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек һәм башка шундый авыруларга бирешүчән.
• Теплицаларда ак канатлы күбәләк (белокрылка), куак бете, үрмәкүч талпаны, пасленовый минер һәм башка бөҗәкләр алар өчен куркыныч тудыра. Зарарлы объектлардан яклау өчен үсемлекләрне даими рәвештә карап, эшкәртеп торырга кирәк.
• Авыруларга каршы Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар кулланырга мөмкин, химик фунгицидлардан — Раек, Резус, Оксихом, Протон Экстра, Бордоская смесь-Ф, Хом һ.б.лар кулланыла, аларны кулланганда микробиоашламалар (Азолен, УниФос һ.б.) һәм микроашламалар («Сәламәт уңыш» гуматы һ. б.) өстәргә киңәш ителә.
• Корткычларга каршы Биостоп, Битоксибациллин, Лепидоцид, Фитоверм һ.б. биоинсектицидларны, химик инсектицидлардан — Конфидор Экстра, Искра золотая, Калаш, Танрек һ.б.ларны кулланырга, шулай ук микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев