Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Кар күп яуса, борчак уңар

Февраль аена халык сынамышлары

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Февраль карга бай, апрель суга бай.

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар, җылы булса, тары уңар.

Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.

Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт – уҗым игене уңачак.

Кар күп ятса, үлән калын булачак.

Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

P.S. Февраль аенда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза. Аюның балалары туа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев