Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Комсомолец мәктәбе укучылары янына ЮХИДИ хезмәткәрләре килде - ФОТОлар

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, бүген, Комсомолец урта мәктәбе укучылары Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты. Автонспекциянең район буенча җитәкчесе Шамил Ганиев 1нче-11нче сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.

Балаларның тәгәрмәч астында калуларының төп сәбәпләре булып ярамаган урында юлны кичү, көтмәгәндә юлга килеп чыгу, светофор сигналына игътибар итмәү тора. Шуңа күрә язгы каникул алдыннан балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр: уң яктан гына тротуар буйлап йөрү, юлны тиешле урында гына чыгу, кием-салым һәм рюкзакларда яктылык кайтаручы элементлар, велосипедчылар өчен кагыйдәләр, балалар өчен махсус утыргычлар куллану. Шулай ук мотоцикл белән идарә итүче яшүсмерләр арасындагы  кагыйдә бозу очракларын да аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукай районы