Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

2026 елда нисаб күләме күпме?

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хәҗәтләрдән тыш, 100 мең сум күләмендә билгеләнде. 
Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
«Монда 100 мең сум акча гына түгел, мөселман кешесенең 100 меңлек мөлкәте булса да, шулай ук корбан чалу мәҗбүри. Монда мөселман ир-ат һәм мөселман хатын-кыз күз алдында тотыла», – дип искәртте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые Булат Мөбәрәков.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башлана һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла: беренче көнне – Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 27 майда һәм киләсе ике көндә – Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда. Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 2026 елда Казанда махсус 17 мәйданчыкта корбан чалыначак.
«Аллаһыбыз мөселман өммәтенә ел саен Корбан чалырга әмер итте. Бу Раббыбызга якынаю, аның каршында әмерләрен үти торган сәгадәт көнебез, зур бәйрәмебез, Аллаһка якынаю мөмкинлеге. Әлбәттә, мохтаҗларның, фәкыйрьләрнең, кардәшләребезнең, якыннарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белә торган, ризыкландыра торган көн. Шушы гамәлләребезнең асылы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү, аның кабул булуы, корбанның каны агу гына түгел, мөселман өчен аның кабул булуы кирәк. Коръән Кәримдә: «Чалган корбаннарыгызның ите дә, каны Раббыгыз Аллаһка ирешми, әмма аңа ирешкәне сезнең тәкъвалыгыгыз», – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан гаете