Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәйге вакытта ястү намазын ничек укырга?

«Төнге 1гә, 2гә кадәр көтеп утырмагыз», - ди хәзрәт.

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов «ястү намазын җәйге вакытта ничек укырга» дигән сорауга җавап бирә.

Җәйге вакытта, беләсездер инде, төн юк. Башка төрле әйткәндә, ястү намазының вакыты юк, чөнки дөм караңгылык барлыкка килми. 28 майлардан, июнь, июль, август аена кадәр якты төннәр дәвам итә. Шушындый якты төннәрдә ястү намазын ничек укырга дигәндә, сезгә мин бер фәтвә бирәм. Билгеле, ул минем фәтвә түгел, галимнәрнең фикерен сезгә җиткерәм.

Җәйге вакытта – май, июнь, июль, август айларында – ястү намазын ахшам намазыннан соң бер ярты сәгатьтән соң да укый аласыз. Төнге 1гә, 2гә кадәр көтеп утырмагыз. Ястү намазы юк, шуңа күрә аны күпме генә көтеп утырсагыз да, җәйге вакытта керми. Ахшам намазыгызны укыдыгыз, бер 20 минуттан соң ястү намазыгызны укыгыз да, бисмилла дип, йомшак түшәкләрегезгә ятып йоклагыз. Һәм инде иртәнге намаз укырга кояш чыгарга бер ярты сәгать кала торыгыз.

Менә шундый тәртиптә. Аллаһ Тәгалә укыячак намазларыгызны кабул итсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай