Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Али хәзрәт Баһаутдинов: «Соцсетька фотолар куймагыз!»

Синең бәхетле булуың әти-әниеңнән башка беркемгә дә кирәкми, ди дин әһеле.

Хәзер Интернет, алдынгы технологияләр заманасы. Адәм баласының кайсын алма, кулында телефон. Сәяхәттәме ул, эштәме, кибеттәме – барысын да төшереп, теркәп бара. Нәрсә ашаган, нинди киемнән, кемне күргән – бөтенесен дә социаль челтәрләргә элә, статусларына куя. Очрашып күрешәсе дә юк хәзер. Кеше турында барысын да белеп торасың. Әмма социаль челтәрләрдә үз тормышыңны ачып салу күз тиюгә китерергә мөмкин, ди «Әбүзәр» мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаутдинов. 

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Күз тию хак», – дип әйткән. Күз тию дөяне казанга кертә, кешене – кабергә. Күпләр фото-видеоларын соцсетька элергә ярата. Аны карап, кемдер көнләшергә, кемдер сихерләргә мөмкин. Синең бәхетле булуың әти-әниеңнән башка беркемгә дә кирәкми. Кеше әзрәк белсә, бәхет озаграк яшәячәк. Бәхетле икәнсез иң беренче Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниләреңә рәхмәтеңне әйтергә кирәк. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәгән кеше ул һәрвакыт бәхетле була», – ди Али хәзрәт. 

Күз тию, сихер турында тулы язманы «Шәһри Чаллы»ның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев