Чаллыда Ураза гаете ничек узачак?
Бәйрәм иртәнге күмәк намаз белән башлана.
Ул шәһәр мәчетләрендә үткәрелә. Бу көнне мөселманнар чиста һәм бәйрәмчә киемнәрен кия, бер-берсен сәламли һәм бәйрәм белән котлый.
Чаллыда һәм Тукай районында бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:00 сәгатьтән 7:30 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, ә 7:30 сәгатьтә гает намазы башлана.
Намаздан соң мөселманнар туганнарына кунакка бара, гаиләләренең өлкән яшьтәге әгъзаларына игътибар күрсәтә һәм якыннары белән бәйрәм табыны артында җыела.
Чаллы мөхтәсибәте шәһәрдәшләребезне сәгать 10 нан 12гә кадәр ГЭС бистәсендәге «Тәүбә» мәчетендә үтәчәк Ураза бәйрәмгә чакыра. Анда остаханәләр 13 сәгать 30 минутта оештырылачак. Аттракционнар,9 батутлар, спорт уеннары һәм ярышлар, матур фотозона оештырылачак.
11 сәгать -16 сәгатьтә осталарның кул эшләреннән ярминкә, хәләл кибет эшлиячәк. Шулай ук төрле бәйгеләргә йомгак ясау, бүләкләр тапшыру да каралган.
Ураза гаете 20 мартта бәйрәм ителә. Бу көн республикада бәйрәм уңаеннан ял көне булачак. 2026 елда бәйрәм җомгага туры килә. Димәк, республика халкы 20 марттан 22 мартка кадәр өч көн рәттән ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев