Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын бирмәсәң, уразаң кабул буламы?

Дин әһелләре бу хакта менә нәрсә ди.

"Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була. Габдуллаһ ибен Габбәс исемле бер сәхабә әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучы кешене мәгънәсез буш сүздән, оятсыз, сүгенү сүзләрдән пакьлау һәм мохтаҗ кешеләргә ризык булсын өчен түләргә кушты» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы)", - ди «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин.

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай