Гашура көне җитә
Гашура көне әһәмияте турында сорауларыбызга «Җәмигь» мәчете имамы Мәхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.
26 июньнән мөселман календәре буенча яңа 1447 елга аяк бастык. Яңа елның тәүге ае Мөхәррәм. Бу бу айда билгеләп үтелә торган Гашура көне әһәмияте турында сорауларыбызга «Җәмигь» мәчете имамы Мәхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.
– Харам айлар, ул нәрсә белән бәйле?
– Аллаһы Тәгалә хозурында 12 ай. Шуларның 4 се – зөлкагьдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәб айлары харам айлар дип санала. Ни өчен алар харам соң? Бу айларда сугышлар, явызлыклар туктатылып торган. Мөхәррәм ае –хиҗри елының башы.
– Мөхәррәм аен ничек үткәрергә?
– Яңа елның тәүге мөхәррәм аен тәүбә белән башлап җибәрергэ тәкьдим ителә. Пәйгамбәребез узе дә көнгә 100 тапкыр тәүбә- истигьфар кылган. Тәүбә истигьфар – электән кылган гөнаһлар өчен үкенеп, киредән моңа кайтмаска дип, ныклы карар кабул итеп Аллаһы Тәгалә каршында сүз бирүдән гыйбарат.
– Гашура көненең фазыйләтләре турында да сөйләгез әле.
– Мөхәррәм аеның 10 нчы көне Гашура көне дип атала. Бу көнне ураза тоту сөннәт гәмәл булып санала. Сөннәт – пәйгамбәребез тарафыннан эшләнгән һэм эшләргә тәкьдим ителгән гәмәл. Пәйгамберебез Мәккә шәһәрендә кешеләрне 13 ел буе дингә чакырды. Шәһәрдә чакыру мөмкинлеге калмагач ул Мәдинә шәһәренә күченеп китә. Анда ул яхүдләрнең Гашура көнендә ураза тотканнарын күрә. Алар бу көнне Муса галәйһиссәләмне Аллаһы Тәгалә фиргавеннән һәм аның гаскәреннән имин кылды, ди. «Безнең Муса галәйһиссәләмгә карата хакларыбыз күбрәктер» ди. Пәйгамберебез мөселманнарга ураза тотарга әмер итә. Яхүдләрдән аермалы буларак бездә уразаны 2 көн тоту тәкьдим ителә. ̃Мәхәррәм аеның 9 нчы һәм 10 нчы көннәре яки 10 нчы һәм 11 нче көннәре. Гашура көнендә тоткан ураза – үткан ел гөнаһларының кичерелуенә сәбәп була. Ураза нинди генә булмасын ул бик нык саваплы гәмәл дип санала.
Бу елны Гашура көне 5 июль шимбә көненә туры килә. 5-6 июль көннәрендә ураза тотсак бик тә хәерле булачак.
– Яңа елга хәзрәттән нәсыйхәт.
– Гомеребезне Аллаһы Тәгаләгә итәгатьтә үткәрә алсак бик бәрәкәтле гәмәл санала. Пәйгамберебез әйтә «Кеше ике нигьмәтнең кадерен белми», – ди. Буш вакыт һәм сәламәтлек. Без кешеләр, безгә бирелгән вакытның кадерен белеп бетермибез. Ул минутлар кызганычка каршы кире кайтмыйлар. Һәрбер минутыбыз бездән кимеп бара, безнең бу дөньяда тору вакыты да кыскарып бара. Шуңа күрә буш вакытың булса, аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ул кушканча уткәрергә тырышырга тиешбез. Мөхәррәм ае да гомеребезнең бер өлеше булып тора. Әгәр без аны итәгатьтә үткәрсәк Аллаһы Тәгалә калган гомеребезгә бәрәкәтен бирер.
Әңгәмәдәш – Айсылу Бикмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев