Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Газета аша игелек кайта

Узган саннарыбызның берсендә мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезнең «Шәһри Чаллы»ны укый башлаулары турында язган идек.

Мондый бүләкне аларга 5нче хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов ясады. Язма белән беррәттән социаль челтәрләребездә әлеге абый-апаларның язмышлары турында видеолар да урнаштырдык. Аны редакциябезнең дусты, Тукай районы имам-мөхтәсибе, «Ихлас» мәчете имам-хатибы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов күреп алган. Шуннан соң ул безнең белән элемтәгә кереп, әлеге шәһәрдәшләребезне күчтәнәч белән сөендерергә теләвен әйтте. 



Дөресен әйткәндә, Инсаф хәзрәтнең мондый теләге турында ишеткәч, әйберләрне илтүне берәр хезмәткәренә йөкләр дип уйлаган идем. Аңлыйм, җитәкченең эше күп, вакыты тыгыз. Күркәм очрашуны фотога төшерергә килгәч, подъезд янында машинадан тартмалар бушатучы хәзрәтнең үзен күреп гаҗәпләндем. Хәер, ул газетабыз белән һәрдаим хезмәттәшлек итә – туры эфирларга килеп, бик кызыклы вәгазьләр сөйли, укучыларыбыз сорауларына аңлаешлы, тулы җаваплар бирә. Шуның өстенә инвалид шәһәрдәшләребезне 2026 елның беренче яртыеллыгына газетага яздырды. Шулай да аның монда килүенең тагын бер сәбәбе соңрак ачылды.
Без кергәндә Тәнзилә апа Хәмидуллина, 30 ел буе авыру ирен – Ясир абыйны тәрбияләүче Ләйсирә апа Сәлимова, 45нче комплекстагы инвалидлар җәмгыятен җитәкләүче Наҗия апа Сафина шушы йортта күп еллар урам җыештыручы булып эшләгән Фәүзия апа Сибгатуллина фатирына  җыелган иде. Барысы да шәригать кушканча киемнән  – башларына яулык каплаган, матур озын күлмәкләрен кигән. 


– Бүген генә газетадан үзебез турында мәкаләне укып, сөенеп тә, язмыш турында уйланып, күңел тулып та утырган идек. «Кызлар, төштән соң миңа керегез әле, дога укырга хәзрәт килә», – дип Фәүзия апа шалтырата. Аптырашсак та, соңга калырга ярамас, дип алданрак килдек, хәл-әхвәл белештек, күчтәнәчләр белән килгәнен белгәч, тагын да шатланыштык, – дип елмаеп сөйли Тәнзилә апа белән Ләйсирә апа.  
Инсаф хәзрәт алар белән исәнләшкән арада, ярдәмчесе Сәлмән хәзрәт белән алып кергән тартмаларның берсен ачтык. Анда он, чәй, шикәр, токмач, үсемлек мае, ярма, консервлар, куертылган сөт, финикҗимешләре  тутырылган. 
– Күтәреп тә булмый тартмасын, шундый мул итеп салганнар, бөтенесе көндәлек кирәкле ризыклар, без – урамга чыга алмый өйдә яткан авыруларга шундый игътибар күрсәткәне, игелек кылганы өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте меңе белән ирешсен үзегезгә, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә теләкләрен тезде Фәүзия апа. 
Бергәләп дога кылганнан соң Инсаф хәзрәт аларга үз сүзләрен җиткерде.
– Фәүзия апа, Сезне «Шәһри Чаллы»ның ВКонтактедагы төркемендәге видеодан күрдем дә бераз булса да сөендерәсем килде. Редакциягә шалтыраткан идем, «Ул йортта тагын игътибарга лаек кешеләр бар, алар яшьли «КАМАЗ»ны төзергә килгән, тырышып эшләгәннәр, хәзер саулыклары какшаган, шулай да үзара аралашып яшиләр, күчтәнәчләрне аларга да тарата алмассызмы», – диделәр. Риза булдым, әлбәттә. Менә шулай сез – нурлы апалар белән таныштым. Тормыш чыннан да, катлаулы, Аллаһы Тәгалә сезгә сынаулар тулы язмыш насыйп иткән, әмма сабыр итсәгезче, бу дөнья мәңгелек түгел, ахирәттә җәннәттә булырга язсын.   
Фәүзия апа, Сезне күрәсе килүемнең тагын бер сәбәбе – балачак хәтирәләремне яңарттыгыз. Күпләр урам җыештыручыларга түбәнсетеп карый, хәтта «икелегә укысаң дворник булырсың» дип балаларын куркытучылар да бар. Ә бит кеше бу һөнәргә наданлыктан, булдыксызлыктан гына килми, сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Минем әнием белеме буенча медик, аның кебек укымышлы, акыллы кешене әле эзләп табарга кирәк, тик аңа да бервакыт урам җыештыручы булып эшләргә туры килде. Без – ике улын үстерергә акча кирәк иде. Дәресләрдән соң аңа булыштык. Шуңа никадәр авыр хезмәт башкарганыгызны бик яхшы аңлыйм, Аллаһы Тәгалә моның әҗерен бирсен, – диде хәзрәт.


Мондый сүзләр, көтелмәгән сөенеч, игътибарга «рәхмәт» сүзе генә аз тоелгандай, апалар кыенсынып калды, аннары теләкләрен җиткерде. Инсаф хәзрәт Сәүбәнов исә май аенда билгеләп үтеләчәк Корбан гаетендә 45нче комплекста яшәүче мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә чалынган малдан өлеш таратырга вәгъдә бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин вә