Изге айга аяк басабыз
18 майда мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә ае башлана.
Аеруча да аның беренче ун көне фазыйләтле. Әлеге көннәрнең бөеклегенә Коръәндә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә күрсәтмәләр бар. Аллаһы Тәгалә Үзенең Изге Китабында шул көннәр белән ант иткән.
Аллаһ каршында иң бөек көннәр
Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне Аллаһ каршында бөек, һәм Аллаһы Тәгалә аларда башкарылган игелекле гамәлләрне барысыннан да ныграк ярата. Габдулла ибн Гомәрдән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шулай дип әйтүе тапшырыла: «Аллаһ каршында шул ун көннән дә бөегрәк көннәр юк <...>. Шуңа да аларда ешрак: «Лә иләәһә иллә-Ллаһ», – дип тәһлил, «Аллаһу әкбәр!» – дип тәкбир, «Әлхәмдүлилләһи», – дип тәхмид әйтегез» (Әхмәд).
Беренче ун көн арасында елның иң яхшы ике көне бар. Алар – Корбан бәйрәме (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне, быел 27 майга туры килә) һәм Гарәфәт көне (Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне). Корбан гаетенә килгәндә исә, бу уңайдан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Габдулла ибн Курт әс-Сумали әл-Әзди тапшырган шундый сүзләре бар: «Аллаһы Тәгалә каршында иң бөек көннәр булып Корбан бәйрәме һәм әл-Карр көннәре тора» (Әбү Давыд).
Әл-Карр көне – Зөлхиҗҗә аеның унберенче көне. Ул, гарәп теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә, «урнашу, булу»ны аңлата, чөнки хаҗ кылучылар бу көнне хаҗ кылуның барлык йолаларын да башкарып бетереп – тәваф әл-ифада (Кәгъбә тирәсендә җиде кат әйләнү), корбан чалу – Мина үзәнендә булалар, урнашалар.
Гарәфәт көнендә укылган дога – иң яхшы дога
Гарәфәт көненең (быел 26 майга туры килә) фазыйләтләре турында Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Гайшә тапшырган хәдисе бар: «Аллаһның Үз колларын Тәмуг утыннан Гарәфәт көненнән дә күбрәк коткарган башка көне юк. Чынлап та, Аллаһ Үз колларына якынлаша һәм фәрештәләр каршында алар белән мактана. Һәм аннан соң сорый: «Ни телиләр алар?»» (Мөслим).
Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм тагын шулай дигән: «Гарәфәт көнендә укылган дога – иң яхшы дога» (Тирмизи).
Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Гарәфәт көнендә тоткан ураза өчен Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер, дигән өметтәмен...» (Мөслим).
Гарәфәт көнне ураза тоту – хаҗ кылмаган кешеләр өчен хупланган гамәл булып тора. Хаҗ кылучылар исә, Аллаһны зикер итәргә һәм Аңа дога кылырга көчләре калсын өчен, ул көнне ураза тотмыйлар.
Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә кылырга кирәкле гыйбадәтләр:
1. Беренчедән, бу көннәрдә иң яхшы эшләр булып хаҗ һәм кече хаҗ – гомрә кылу санала.
2. Икенчедән, «Аллаһу әкбәр», – дип тәкбир әйтү, Аллаһны зикер итү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.
Тәкбир дигән вакытта: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Лә иләәһә иллә-Ллааһу вәЛлааһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Вәлилләһил-хәмд!» – сүзләрен әйтүне күз алдында тоталар.
3. Өченчедән, бу тугыз көндә (яки шул тугыз көннең кайберләрендә), югарыда телгә алганча, ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе. Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисләренең берсендә болай дигән: «Аллаһ юлында тоткан бер көн ураза Аллаһ колының йөзен тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер» (Бохари, Мөслим).
4. Дүртенчедән, тәүбә итү, гөнаһлардан йолу да – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.
5. Бишенчедән, башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне, ирекле гыйбадәтләрне ешрак башкару (намаз уку, сәдака тарату, Изге Коръәнне күбрәк уку, күршеләргә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту, башка игелекле эшләр).
6. Алтынчыдан, Корбан Гаете намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк. Гает намазы – Исламның олуг йолаларының берсе.
7. Җиденчедән, бәйрәм көнне һәм Тәшрик көннәрендә корбан чалырга дип күрсәтмә бирелгән.
Корбан китерү – безнең олуг бабабыз Ибраһим галәйһиссәләмнең сөннәте. Аллаһ, корбан бирү өчен, Ибраһимның улы Исмәгыйльне тәкә белән алмаштырган. Аллаһы Тәгалә шулай дигән:
«Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» («Кәүсәр» сүрәсе, 2).
Аллаһы Тәгалә барчабызга Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде! Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызны Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев