Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кадер кичәсе якынлаша. Аны ничек үткәрергә?

Бу кичтә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә язылыр, догалар кабул булыр, элек кылынган гөнаһлар гафу ителер, кешенең еллык язмышы хәл ителер.

22 апрельдән Рамазан аеның соңгы ун көнлегенә дә аяк басабыз. Бу көннәр арасында бик тә кыйммәтле, мөкаддәс, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлаллаһ галәйһиссаләм хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган бер кичә бар.
“Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә язылыр. Ул кичтә Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәләм иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр». (Коръән)  Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителер». (Бохари) 
Бу кичә алдыннан көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда, фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. 
Бу төн Аллаһ каршында иң кодрәтле һәм иң хөрмәтле вакыттыр. Кадер төнендә, ел әйләнәсенең язмышы тәкъдир кылына. Аллаһ Тәгалә әйтте: " Ул төндә һәрбер хикмәтле эш бүленә". (Дүхан 4). Бу төндә Аллаһ үз колларына тагын да мәрхәмәтлерәк, тагын да рәхимлерәк, тагын да юмартрак була. Бу төндә кешеләрнең яшәү энергиясе күпкә арта. Тәүбә итүчеләрнең, Аллаһ ризалыгы белән, гөнаһлары кичерелә.
Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның соңгы ун көнендә, так санлы (нечетный) көннәр арасыннан эзләргә куша.
Дин әһелләре белдерүенчә, Кадер кичәсе төнендә күктә болытлар күренмәс, артык суык та, эссе дә булмас, явым-төшем дә күзәтелмәс, җил дә исмәс. Ул үзенә күрә бер нурлы төн буллыр.

Кадер киче догасы
«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии». (Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!)

Илшат Солтанов әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай

2
X