Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Өшкерүче белән күрәзәчене бутамагыз!

Сихерчеләргә йөрү зур гөнаһлардан санала.

Сихер-бозым элек тә булган һәм хәзер дә бар. Аның хак булуы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә дә хәбәр ителә. Бозымны, гадәттә, көнләшеп ясыйлар, ди “Әбүзәр” мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаутдинов. Сихер җанга һәм тәнгә тәэсир итеп кешегә зыян китерә. Ул авырый башлый, рухи төшенкелеккә бирелә. Табиларга күренеп карый, әмма чирен таба алмыйлар. Мондый вакытта Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә ала. Сихерне Коръән, догалар, рукъялар укып кына чыгарып була. Һәм өшкерүче белемле, тәҗрибәле дин әһеле булырга тиеш.

Кызганыч, бүгенге көндә Интернет, газета битләре өшкерәм, сихер-бозым чыгарам дигән белдерүләр белән шыплап тулган. Алар арасында шарлатаннар, күрәзәчеләр күп. Сихерчеләргә йөрү, белгәнебезчә, зур гөнаһлардан санала. 

“Шундый әби-бабайлар бар, яулык, түбәтәй киеп кабул итәләр. Яннарында Коръән торырга, намазлыгы да булырга мөмкин. Без дини кешеләр дип ышанып киләбез. Әмма бу шайтан хәйләсе булырга мөмкин. Әгәр дә алар әни исемен сорыйлар икән, яисә синең киләчәгеңне сөйлиләр һәм тәнеңне сыпырып өшкерәләр икән, бу 100 процент күрәзәче дигән сүз. Ә күрәзәчеләр җеннәр белән эшли. Андый вакытта тизрәк китү юлын карарга кирәк”, - ди Али хәзрәт.  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев