«Күңел тынычлыгын Коръән укудан эзләргә кирәк», - ди ул.
«Хәзер күп кенә кешеләр антидепрессантлар кулланырга мәҗбүр. Әмма проблема шунда ки, без күңел тынычлыгын анда эзләмибез. Күңел тынычлыгын Коръән укудан, Аллаһы Тәгаләне искә алудан эзләргә кирәк. Һәм менә шул вакытта күңелебез тынычланачак һәм бернинди депрессия дә булмаячак», - диде имам.
Аның сүзләренчә, әгәр кеше Коръәнне төп нөсхәдә укый белми икән, ул аудиоязма кабызып, шуны тыңлый ала.
«Коръәнне төп нөсхәдә укый белмәүчеләр аны тыңлый ала. Хәзер өйдә, эштә, телефонда төрле чаралар бар бит, шулардан файдаланырга мөмкин», - дип өстәде хәзрәт.
Нет комментариев