Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәкъдирне үзгәртеп буламы?

Сорауга «Чаллы яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров җавап бирде.

«Тәкъдиргә без берничек тә йогынты ясый алмыйбыз. Чөнки барысын да Аллаһы Тәгалә Үзе хәл иткән һәм алда ни көтәчәген без белмибез. Шуның өчен һәркем үзенең тәкъдирен ничек бар шулай кабул итеп, булганына шөкер әйтеп яшәргә тиеш. Гомеренең озынлыгы, ризыгы, байлыгы, иманы, яшәү рәвеше, яхшысы, яманы - барысы да алдан билгеләнгән. Адәм баласы үз өлешен алып бетермичә бу дөньядан китмәс. Аның ризыгына һәрвакыт ике юл булыр - хәләл һәм хәрам. Кайсы юлны сайлавы кешенең үзеннән тора», – ди «Чаллы яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров.

Ул «Җомга иртәсе»ндә кунакта булды. Иман нигезләренең берсе булган - Тәкъдир турындагы әңгәмәне газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев