Уразада теш пастасы кулланырга ярыймы?
Дин һәм тормыш

Уразада теш пастасы кулланырга ярыймы?

Сорауга Чаллы шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.

– Теш пастасы яки порошогы куллану мәкруһ гамәл санала.  Ягъни катгый тыелмаса да бу гамәл хупланмый. Чөнки кеше паста яки суны ялгыш йотып җибәрергә мөмкин. Иң яхшысы – мисвәк куллану. Мисвәк – ул теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык. Ул бик күп төрле авырулардан саклану чарасы да булып тора.


дин ислам изге ай

Нет комментариев