Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уразада телевизор карарга ярыймы?

Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау.

Изге Рамазан аена нибары 8 көн калды. Уразабызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен өчен аны җиренә җиткереп, тиешле таләпләрен үтәп тотарга кирәк. Алар хакында исә һәммәбезгә дә алдан белеп тору зарур. Моны күздә тотып, уразага кагылышлы сорауларга җаваплар биреп барырга булдык. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Беренче сорау уразада телевизор карауга бәйле.

Заманалар үзгәрү белән бөтен дөнья телевизор, күрү тасмалары белән тулды (Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында алар булмаган), һәм кайвакыт аларны карарга туры килә. Бу чакны ураза бозыламы?

Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага зәгыйфьлек китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау”, — ди.

Әхлакый тәрбия бирә торган программаларны, дини тапшыруларны, ил хәбәрләрен карарга ярый.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай

2
X