Батырлык дәресе
Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Яр Чаллының 17нче шәһәр китапханәсендә әлеге аянычлы чорга багышланган чара узды.
Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Яр Чаллының 17нче шәһәр китапханәсендә әлеге аянычлы чорга багышланган чара узды.
Ел саен 27нче гыйнварда Россиядә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
Балалар камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр узган авыр сынаулар – ачлык, суыклар, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар язмышы, совет солдатларының батырлыгы турында белделәр.
17нче китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе М.В. Орлова әйтүенчә, блокадачыларның икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы турындагы хикәя балаларда аеруча зур тәэсир калдырды.
Очрашуда катнашучыларга «Тормыш юлы» турындагы документаль видеоролик күрсәтелде. Әлеге юл буенча Ленинградтан балалар, картлар, авырулар чыгарылган – барлыгы ярты миллионнан артык халык коткарылган.
Дәрес «Камалыштагы Ленинград тарихы» мультимедиа презентациясе, шулай ук блокада елларының документаль видеохроник кадрлары белән үрелеп барды.
Чара ахырында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Батырлык дәресе беркемне дә битараф калдырмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев