Рәсемнәрдә – тормыш агышы
Иҗат

Рәсемнәрдә – тормыш агышы

Чулман буендагы төзелешләр хакында бүгенге яшьләр күбрәк фоторәсемнәрдән күреп белә.

Үткәнебезнең кадерле ядкарьләре ул рәсемнәр. Алар бүгенге көндә генә түгел, киләчәктә дә кыйммәт бәяләнер. Ак каланың һәм заводларның корылу этапларын объективларына алып барган Камил Ситдыйков, Николай Туганов, Александр Мошин, Ринат Шакиров, Салих Фәткуллин, Дмитрий Ушаков, Павел Шапошников, Николай Черкеевларның исемнәре дә онытылмас. 

Тарих елъязмасын фоторәсемнәрдә теркәп барган шушы фото осталарының берсе – Салих Әнвәр улы Фәткуллин турында бу язмабыз. 

Тынгысыз хезмәт еллары

Салих Фәткуллин Чаллыга 1969 елның декабрендә килә. Ләкин Лениногорск нефть техникумын тәмамлаган контроль-үлчәү приборлары автоматчысына үз белгечлеге буенча эш табылмый, чөнки әлегә заводлар салына гына, станоклар да корылмаган, димәк, аларга хезмәт күрсәтердәй белгечләргә ихтыяҗ да юк.

Салих Фәтхуллин геройлар беләнНазвание
Салих Фәтхуллин геройлар белән

Егет Камгэсэнергостройның «Камские зори» газетасы редакторы К. Маркелов янына керә. Якын итеп, киңәш-табыш өмет итеп керүе була аның, чөнки Константин Михайлович якташы – Минзәләдә күрешеп-белешеп яшәгән, таныш кеше. Салих, газета төпләмнәрен караштырып утырган җиреннән: «Мине үзегезгә фотограф итеп алмыйсызмы соң?» – дип сорап куя. Зирәк акыллы, төпле фикерле баш мөхәррир, фотография белән мавыгуын белгәч, Салихны «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең техник бүлеге каршындагы фотолабораториягә җибәрә.

ГЭС бистәсендәге 4/1 йортының беренче катындагы лабораториядә Владимир Васильевич Шешин берүзе эшли икән. Салих аның кул астында лаборант эшенең нечкәлекләренә төшенә башлый – кайсы эремәнең составына ничә грамм порошок саласын өйрәнә. Ике айдан соң гына лаборатория мөдире, кулына фотоаппарат биреп, аны «съемкага» җибәрә. Ягъни Салих инде техник булып санала башлый. «Шешин мәктәбен узу минем өчен бик кыйммәт, чөнки аныкыдай сыйфатлы негативларны бүтән күргәнем булмады минем. Чын талант иясе, өстәвенә, кеше буларак та гаять игътибарлы иде», – дип, беренче остазын сагынып, ихтирам белән искә ала ул бүген.

Соңрак С. Фәткуллин инженер булып китә, ләкин асылда барыбер шул ук фотограф хезмәтен башкара. Аның төп бурычы: объектларга йөрү, гидроэлектростанция төзелешенең барышын, заводлар, йортлар төзелешен пленкага алу һәм кәгазьгә бастыру. Ул чакта Чаллы җирендәге төзелешләр ил җитәкчеләренең күз уңында. Лаборатория хезмәткәрләре алар өчен даими фотоотчетлар әзерләп тора. Төзелештәге үзгәрешләрне чагылдырган фотосурәтләрне самолеттан яки вертолеттан да төшерәләр хәтта. Фоторәссам белән күккә КГБ хезмәткәре дә менә.

Төшү белән ул бөтен пленкаларны җыеп ала – күзәтү шундый көчле була. Сайланган рәсемнәрдән берничә нөсхәдә калын-калын альбомнар ясыйлар. Ул альбомнарны фотографлар үзләре үк Мәскәүгә, СССР Энергетика һәм электрификация министрлыгына илтеп тапшыралар. «Беренче альбомда Ремонт-инструментлар заводы котлованы булгандыр», – дип искә ала Салих Әнвәрович.

Беренче дигәннән, күп кадрлар төзелешнең һәм вакыйгаларның башлангыч мәлен саклый: Яңа шәһәрнең беренче субае, Пресс-рам һәм Кою заводларының, төзелеш индустриясе базасының һәм башкаларның беренче казыгы, беренче станоклар, беренче бригадалар, КАМАЗның беренче һәм икенче чиратлары, беренче КамАЗ машинасының конвейердан төшүе, Каманы буу, күпер ачылу, ТЭЦ төзелеше…

Мактау такталары, Гидротөзүчеләр урамындагы пресс-үзәк тә лаборатория хезмәткәрләре җаваплылыгында. Иңе-буе икешәр метрлы стендларның һәркайсына аерым бер сюжетка караган фотолар урнаштырыла. Алар даими яңартылып торырга да тиеш.

Лаборатория киңәйтелгәч, өч фотограф, ике лаборант – барлыгы биш кеше эшли башлыйлар. Кино хезмәте дә оештырыла. Лаеклы ялга киткән В. В. Шешин урынына яңа җитәкче – П. А. Шапошников килә. Рәсми вакыйгаларны фотога төшерүне Павел Андреевич үз өстенә ала. Спорт темасын ул Дмитрий Ушаковка йөкли. Салих Фәткуллин мәдәни тормыш яңалыкларын объективка алырга тиеш була. Ә ул чорда Чаллыда тормыш бик җанлы, төрле чаралар еш оештырылып тора. Эреле-ваклы артистлар, иҗат кешеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре, коллективлар бер-бер артлы килә тора – төшереп кенә өлгер. КАМАЗ төзелешендә булган бер генә вакыйга да объективка алынмый калмый, һәм газета-журналларда дөнья күргән фоторәсемнәр Кама буендагы төзелешләрнең һәм хезмәт кешеләренең данын бөтен илгә тарата.

Гомерлек һөнәр

Салих Әнвәровичның шушы кызыклы да, җаваплы да һөнәргә алынуы, билгеле, очраклы булмаган. «Балачак мавыгуым гомерлек хезмәткә әверелде, – дип сөйли ул. – Беренче фотоаппаратым «Смена» иде. Мәктәптә укыган чакта ук, базда утырып, керосин лампасы яктысында эшли идем. Бервакыт бабам ун сум акча бирде дә, «Смена-6» дигән яңа аппарат алдым. Аннан «Киев» дип аталган фотоаппарат белән эшләдем. Җиһазлар яңара торды, ә бу исә фотоларның үлчәмен, сыйфатын яңартырга мөмкинлек бирә иде. Ул җиһазларны бүген Шәһәр тарихы музеенда күрергә була. Негативлар исә музейда һәм Камгэсэнергострой архивында саклана. Кызганычка каршы, минем шәхси архивым янды...»


Яңа шәһәр 1971 ел

«Иң кыен вакытлар исегездә калганмы?» дигән сорауга әңгәмәдәшем: «Юк, андый чаклар булмады да кебек, – дип җавап бирде. – Яшь идек, көч ташып тора. Иң матур еллар иде...» Шул кызыклы еллардан ул «Ватан-Ана» һәйкәлен ясаган чорны искә алды. Макетларыннан башлап, аны коруның бөтен этапларын фотога төшереп барганлыгын сөйләде. Сүз уңаеннан: Биктимер Мөрәсовның һәйкәлне салу турындагы «На вечные времена» дигән китабында Салих Фәткуллинның фотосурәтләре кулланылган.

Өч дистә ел гомерен «Камгэсэнергострой» төзелеш берләшмәсе белән бәйләгән фотосурәт остасы Салих Фәтхуллинның сайлаган һөнәренә күңеле беркайчан да суынмаган: «Хезмәтемне бик теләп, яратып башкардым. Нәтиҗәсе озак көттерми, шундук күренә бит – шунысы ошый. Яхшы фотосурәт өчен аерым акча да алмыйсың, мактаучы да юк, ләкин «спортивный интерес» яши, әлбәттә. Аннары, кешеләрне шатландырасың – бу да рухны күтәреп, этәргеч булып тора. Фотосурәтче кызыксынучан, тере булырга тиеш. Үзең канәгатьлек алу өчен тырышасың – бу көч биреп торучы, үзенә күрә бер төрле шәхси стимул».

Бер чемодан тарих

Төзелешләр тынгач, махсус лаборатория кирәкмәс булган. Ә «Камгэсэнергострой»ның фото архивы «Камские Зори» газетасы редакциясенә тапшырылган. 2017 елда әлеге архив 1300 фотосурәткә байый. Фотоларның архивка килеп ирешү тарихы болайрак була.
Кама сәнгать һәм дизайн институтының дизайн кафедрасы доценты, «Дизайн» факультеты деканы Әкъдәс Хәмәдиев бер көнне «Камские зори» – «Таң йолдызы» газеталарының берләштерелгән редакциясенә шактый таушалган совет чоры чемоданы күтәреп килеп керә. Әлеге табылдыкны аңа ниндидер электриклар китергән икән.

Кайсыдыр йортның чормасында эшләгәндә шушы байлыкка тап булганлыкларын әйткәннәр. Чемодан эчендәге материал – КАМАЗ һәм шәһәр төзелеше чоры фотопленкалары – төзелеш тарихы белән бәйле булганга, Әкъдәс Викторович «Камгэсэнергострой»ның төп елъязмачысына – редакциягә чемоданны күтәреп килеп тә җиткән. Ул, әлбәттә, материалны өйрәнгән, тәртипкә салган, кадрларның берникадәрен компьютерга алып саклаган да инде.
Редакциядә исә Н. П. Туганов шушы эшне дәвам итәргә алына. Конверт саен бер дистә тирәсе кадр, алар арасында вертолеттан төшерелгәннәре байтак. Николай Петрович шулардан иң уңышлыларын сайлап, КамГЭСның электрон архивына урнаштыра. (Әйтергә кирәк, танылган фотожурналист Николай Туганов, «Камские зори» һәм «Таң йолдызы» редакцияләренең фотокорреспонденты буларак, КамГЭС фотоархивын тәртипкә китерде, картотекаларда сакланучы барлык кадрларны электрон форматка күчерде.)

Чемодандагы кайбер конвертларның тышына Салих Фәткуллин исеме язылган булганлыктан, Николай Петрович аның белән элемтәгә керәсе итә. Салих Әнвәр улы редакциягә килеп керүгә үк чемоданны танып та ала: «1969 елның декабрендә армиядән тотып кайткан идем, дембель истәлеге бит бу минем», – дип гаҗәпләнә. Аның сүзләренә караганда, фотостудиядә (8/3А йортының беренче катында) сакланучы архивның иң кыйммәтле өлеше юкка чыккан, 90 нчы еллар башында ишеген ватып, талап та чыкканнар. «Чемоданның эчендә нәрсә икәнен белмәгәннәрдер, яки белсәләр дә, кирәксенмәгәч, ташлаганнардыр инде», – дип сөйләде Салих Әнвәрович КАМАЗ төзелешендә булган һәр вакыйга фотограф объективына алынган. «Камгэсэнергострой» архивына сайланганнан калган кадрларны ул үз архивында саклый алган. Шул рәвешле Салих Фәткуллин «бер чемодан тарих» туплаган. Әмма ул чемодан әлегәчә саклангандыр дип уйламаган да. Ә бит, йөзләгән кадрлар юкка чыкканын исәпкә алганда, әлеге табылдыкның кыйммәте тагын да арта. Төзелешнең иң кызган, энтузиастлыкның кайнап ташыган чоры – 1968–1974 еллар чагыла аларда.

ДСКда митинг 1972 ел

«Чемоданның табылуына мин бик шатмын, – диде фотосурәтче. – Әкъдәс Викторовичка, Николай Петровичка зур рәхмәт». Салих Әнвәрович язмышына да рәхмәтле. Тормыш һәм хезмәт юлының олы төзелешләр чорына туры килүен бәхеткә саный ул. Чаллының фото осталары калдырган мирасның кыйммәтен киләчәк буыннар да тиешенчә бәяләр, дип ышана.

Ризидә Камалова.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыга -400

Нет комментариев