Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Чаллы халкы автобусның озак килүенә зарлана

«Шәһри Чаллы» газетасында «Әйтим әле!» сәхифәсе барлыкка килде.

Газета битләрендә «Әйтим әле» сәхифәсен башлыйбыз. Без Чаллы урамнарына чыгып, сезне борчыган сорауларны, үтенечләрне язып алабыз. Үз чиратыбызда без аларга җаваплар да эзләрбез, хәл итү мөмкинлеге турында аңлатырбыз.

Сәвия Бадыгина:
– Миңа эшкә йөрергә, өйгә кайтырга 26нчы маршрут уңайлы. Бик сирәк йөри инде! 20 минут та, ярты сәгать тә көткән бар. 22ле белән сирәк йөрим, тик эшкә барасы булса, расписаниесе буенча чыгарга тырышам – менә, 13.30да, 13.45тә, 14.00дә килә ул. Өйрәнеп бетердем, шул вакытка гына чыгам. Ә кичләрен инде, гомумән, тукталыштан китәм димә. Ник шул транспортны җайга салмыйлар микән – аптырыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев