Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Чаллыда ни өчен кич автобуслар йөрми?

«Транспорт көтеп туңып беттем», - ди шәһәрдәш.

"Шәһри Чаллы"да "Әйтим әле!" сәхифәсе чыга. Бу юлы борчыган проблемасы белән тәрбияче Зөлфия Вәлиева уртаклашты. Ул кичке якта автобусларның йөрмәвенә зарлана. 

- Яңа шәһәрнең 43 нче бистәсенә кунакка барган идем. Кичке сигездә кайтырга чыктым. Пушкин тукталышыннан Татарстан урамына кайтырга кирәк. Ярты сәгать транспорт көттем. 12нче, 35нче маршрут автобуслары килмәде. Туңып беттем. Аннары бер җиңел машина килеп туктады. Минем тукталышка кадәр 150 сумга алып кайтты. Шәһәрдә җәмәгать транспортын җайга салсыннар иде, - ди Зөлфия Вәлиева.  

"Әйтим әле!" сәхифәсенә сез дә соң-*зарларыгыз, проблемаларыгыз турында сөйли аласыз. Без аларны «Шәһри Чаллы» битләрендә бастырачакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев