Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдән пенсия күләме артачак

Бу үзгәреш 3 миллионнан артык кешегә кагыла.

1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар. Индексация 3,4 миллион кешегә кагылыр дип көтелә.

Мондый түләүләр хезмәт стажы һәм пенсия коэффициенты тиешле күләмдә җыелмаган кешеләргә каралган. Шулай ук алар туйдыручысын югалтучыларга һәм инвалидлык алучыларга түләнәчәк.

Артуны исәпкә алып санаганда, картлык буенча социаль пенсия күләме 7689 сум 30 тиен тәшкил итәчәк. Инвалидлык буенча түләнгән очракта аның күләме алучының категориясенә бәйле рәвештә билгеләнә.

Моннан тыш, индексация дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсия алучыларга кагыла. Түләү күләме социаль пенсия дәрәҗәсенә бәйле булырга тиеш. Мәсәлән, бу хәрби хезмәткәрләр һәм башка льготалы категорияләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев