1 балага - 1 млн 900 мең сум?!
Яңалыклар тасмасы

1 балага - 1 млн 900 мең сум?!

«Дәүләт мәгариф системасына акчаны кызганмый», – ди шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Чаллы мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә. 34нче бистәдә һәм «Притяжение» микрорайонындагы яңа мәктәпләр, 69нчы мирокрайондагы балалар бакчасы төзелеп бетте. Алар 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев хәбәр итте.

Яңа мәктәпләрдә бер укучы бала урыны 1 млн 900 мең сумга, балалар бакчасындагы бер урын 1 млн 700 мең сумга төшкән. «Дәүләт мәгариф системасына акчаны кызганмый», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Моннан тыш, 8 мәктәптә, 7 мәктәп ашханәсендә капиталь ремонт та барды. «Бу учреждениеләрдә барлык эшләр 24 августка кадәр тәмамланырга тиеш», – дип ышандырды Айрат Ганиев.

Наил Мәһдиев мәгарифкә кагылышлы барлык эшләрне бу атна ахырына кадәр тәмамларга кушты.  

Фото Чаллы хакимияте сайтыннан алынды
 


уку-укыту

Нет комментариев