Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Россиядә рәсми рәвештә өченче төр акча кулланыла башлады

Нәрсә соң ул цифрлы сум?

Россиядә яңа төр акча – цифрлы сум пәйда булды. Гади генә итеп әйткәндә, ул – Үзәк банк карамагындагы электрон акча.
Аны инде сынап караучы да бар. Берничә атна элек бер дәүләт хезмәткәренә эш хакын цифрлы сумнарда түләделәр. Бу яңалыктан соң халык арасында пенсияләрне дә шул рәвешле түли башлаячаклар дигән шик барлыкка килде. Борчылырга кирәкми! Финанс министрлыгында бюджеттан цифрлы сумнарда түләү фәкать акча алучының ризалыгы белән генә башкарылачак дип ышандыралар. Кәгазь һәм банк картасына килә торган акчалар гамәлдән чыгарылмаячак. Теләсәң – куллан, теләмәсәң – кулланма. 

Россия банкы мәгълүматларына караганда, яңа төр валюта гражданнар һәм оешмаларның цифрлы сум счетларында (цифрлы акча янчыкларында) сакланачак. Счет Россия Банкы платформасында ачылачак. Шул ук вакытта ул платформага теләсә кайсы банкның мобиль кушымтасы аша кереп булачак. Цифрлы сумның бәясе гадәттәге акчаныкына тигез. 

Россия банкы искәрткәнчә, өченче төр акча банкларның комиссияләр һәм лимитлар рәвешендәге чикләүләренә бәйле булмаган түләүләр һәм күчерүләр өчен тагын бер чара буларак кертелә.

Аны ничек кулланырга?
Банк счетындагы акчаны цифрлы сумнарга алыштырырга кирәк булса, мобиль кушымта аша цифрлы янчыкка кереп, «тулыландырырга» дигән функция аша кирәкле операцияне комиссиясез генә башкарырга мөмкин. 
Кулыгызда кәгазь акча булып, аны цифрлы янчыкка салырга теләсәгез, башта акчаны банктагы (банкомат яки банк кассасы аша) счетка салырга, ә аннары гадәти мобиль кушымта аша цифрлы сумга әйләндерергә кирәк була.
Әгәр цифрлы янчыктагы акчаны алырга кирәк икән, башта мобиль кушымта аша аны банктагы счетка  күчерәсез. Соңыннан банкоматтан яки банк кассасыннан кәгазь акча аласыз.

Берәрсе цифрлы сумнар күчерсә, аларны теләсә кайсы вакытта банктагы счетка күчерә аласыз, ә аннары банкоматтан яки банк кассасыннан алырга була.

Кемгә дә булса цифрлы сумнарны күчерергә уйласагыз, үз банкыгызның гадәти мобиль кушымтасы аша цифрлы янчыкка керергә, күчерү опциясен сайларга, контактлар исемлегеннән кирәкле кешене табарга яки кесә телефоны номерын кертергә, аннары сумманың күләмен язарга һәм акча күчерүне расларга. Акча шундук алучының цифрлы янчыгына киләчәк.

Товар яки хезмәт өчен смартфон, төгәлрәге, QR-код ярдәмендә түләргә мөмкин булачак. 

Фәнис Хөсәенов, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече:
– Алга таба социаль түләүләр барысы да диярлек цифрлы сумнарга күчәчәк дип уйлыйм. Әйтик, пенсияне почта аша аласыз яки ул банктагы счетка килә ди. Пенсия фонды әлеге учреждениеләргә моның өчен күпмедер күләмдә комиссия түли. Киләчәктә исә социаль түләүләр цифрлы сумнарда булсалар, ул дәүләт өчен арзанрак булачак һәм акчагыз банк яки почта аша йөргәнче, сез аны шунда ук алачаксыз. Шуны аңларга кирәк: кәгазь акча да, банк счетындагы да, цифрлы сум да бертигез. Гади кешеләргә аның бернинди дә аермасы булмаячак. Ә дәүләт өчен акча шактый янга калачак, чөнки, әйткәнемчә, пенсияне җиткерү өчен арадашчыларга түләргә кирәкмәячәк.     

Цифрлы сумнарда кредит алырга мөмкинме? 
Юк. Цифрлы сум түләү һәм акча күчерү чарасы буларак кына эшли. Кредитны, элеккечә, банкта алырга мөмкин булачак.

Цифрлы сумнан кешбэк киләчәкме? 
Юк, цифрлы сумнар белән операциягә кешбэк исәпләнми. 

Процентлар исәпләнәчәкме? 
Цифрлы сум түләү һәм акча күчерү чарасы буларак эшли, ә аларны саклау яки кредитлау чарасы буларак түгел. Шуңа бәйле рәвештә процентлар исәпләнмәячәк.

(Россия банкы сайтындагы мәгълүматлар кулланылды)

Дилбәр Гарифуллина (shahrikazan.ru сайтыннан алынды)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча цифрлы акча